Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Свердлау өлкәсендә язгы чакыру старт алды – армиягә 6200 егет озатылачак
Губернатор Александр Мишарин җитәкчелегендәге инструктор-методик сбор язгы чакыру кампаниясе белән бәйле эш стратегиясен тикшерде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Екатеринбург, 4 апрель, “Татар-информ”, Лима Шәкүрова). Төбәк башлыгы сүзләренә караганда, Урта Урал хәрби чакыру нормасын тулы күләмдә үтәгән. Гаскәрләргә һәм флотка 13483 ураллы җибәреләчәк. Өлкәнең барлык муниципаль берәмлекләре дә дип әйтерлек, алга куелган бурычларын тулысынча үтәгән. Богданович белән Реж гына искәрмә булып тора: алар бирелгән планны үтәмәгән. Язгы чакыруны оештыру буенча үткәрелгән конкурста Түбән Тагил, Екатеринбургның Тимерьюл һәм Ленин районнары җиңүче дип табылды, дип белдерде Свердлау өлкәсе губернаторы мәгълүмат сәясәте департаменты.
Билгеле булганча, гражданнарны хәрби хезмәткә алу бүген башланып, 15 июльдә тәмамланачак. Кампания алдына куелган бурычларның берсе булып, хәрби хезмәтне үтәүгә аңлы рәвештә карау һәм хәрби хезмәткә алынучы егетләрнең сәламәтлеген ныгыту тора. Чакыру кампаниясе тагы да бер юнәлештә эшләячәк – хәрби хезмәттән баш тартучылыр белән. Губернатор әйтүенә караганда, бу эшне хәрби комиссариат, полиция, паспорт-виза хезмәте, йорт идарәсе, уку йортлары җитәкчеләре һәм киң мәгълүмат чаралары берлегендә тиз уңай хәл итәргә мөмкин. Бу язны 6200 егет хәрби хезмәткә алыначак, дип тә өстәде Александр Мишарин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз