Кайбер поездларның купе вагоннарында өске урында бару 30 процентка арзанаячак

Бу ташламалы чор 15 майдан 30 сентябрьгә кадәр дәвам итә

(Казан, 4 апрель, “Татар-информ”). 15 майдан башлап, ерак араларга йөрүче кайбер поездларның купе вагоннарында өске урынга билет алучылар гадәттәгедән 30 процентка кимрәк түләячәк. Шушы вакыттан 30 сентябрьгә кадәр ташламалы чор гамәлдә була, дип хәбәр итә Горький магистраленең корпоратив коммуникацияләр хезмәте.
Әлеге ташламалар Горький тимер юлындагы 14 поездга кагылачак. Шулар арасында 661/625 нче Казан-Самара, 339/340 нчы Казан-Әстерхан поездлары бар.