news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды

2021 елга «Шәһәр үзәген активлаштыру» концепциясен тормышка ашыруның соңгы этабы планлаштырылган.

Бөгелмә районы Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды
http://bugulma-tat.ru/

(Бөгелмә, 4 март, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районы 2 ел рәттән Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.

Быел Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында республиканың ун шәһәре һәм бер авыл катнаша.

«Бөгелмә — Татарстанда ике ел рәттән Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булган аз санлы шәһәрләренең берсе. Тулаем алганда, бу — федераль бюджеттан җәлеп ителгән 180 миллион сум — җәмәгать киңлекләрен төзекләндерүгә», — диде Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров.

2021 елга «Шәһәр үзәген активлаштыру» концепциясен тормышка ашыруның соңгы этабы планлаштырылган. Проект 2020 елда Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру буенча федераль конкурс җиңүчесе. Муса Җәлил урамын төзекләндерү планлаштырылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100