ТР икътисад министрының элеккеге урынбасары Дагыстан вице-премьеры итеп билгеләнде

Инсаф Хәйруллин төзелеш өлкәсенә кураторлык итәчәк.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының элеккеге беренче урынбасары Инсаф Хәйруллин Дагыстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде, ул төзелеш өлкәсенә кураторлык итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га Дагыстан Хөкүмәте башлыгы һәм Хөкүмәте администрациясендә хәбәр иттеләр.

«2020 елның 3 мартындагы 11 номерлы указ белән, Россия Федерациясе Конституциясенең 78 маддәсендәге 2 пункты нигезендә, Хәйруллин Инсаф Рәшит улын Дагыстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләргә. Ул республикада төзелеш өлкәсенә кураторлык итәчәк, указга Дагыстан башлыгы Владимир Васильев кул куйды», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Инсаф Хәйруллин 1970 елда Казанда туган. Казан дәүләт университетында һәм Казан финанс-икътисад институтында укый, икътисад фәннәре кандидаты. 2005 елдан 2007 елга кадәр - ТР икътисад һәм сәнәгать министры урынбасары, 2007 елдан 2010 елга кадәр — ТР икътисад министры урынбасары. 2010 елдан 2014 елга кадәр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары иде. 2018 елдан «Декса-Казан» ҖЧҖ генераль директоры булып эшли.