Мөхәммәтшин: Тулай төбәк продуктын үстерүгә кече бизнесны җәлеп итәргә кирәк

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы "100 үзмәшгуль" махсус проектын анонслады.

(Казан, 4 март, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен республика тулай төбәк продуктын 5% ка арттыру бурычын куйды. Бу бурычны үтәү өчен, процесска кече һәм урта бизнесны, шулай ук үзмәшгульләрне җәлеп итәргә кирәк. Бу хакта бүген төбәк Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзалары съездында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

«КАМАЗ, авиатөзелеш, вертолет төзелеше, кораблар төзелеше бар, бу Татарстанның тулаем төбәк продуктын үстерергә мөмкинлек бирә. Әмма бүген кече һәм урта бизнес институтын да, бик күп кешене җәлеп итү бурычы тора. Үзмәшгуль кешеләрне шул исәптән бу процесска кертергә мөмкин булыр иде», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырыш барышында товарларны маркировкалау мәсьәләсе күтәрелде, шуның аркасында үзмәшгульләр күп төр продукция җитештерә алмый. ТР Дәүләт Советы Рәисе үз чыгышында Татарстанның һөнәри керемгә салым турындагы законны үзгәртү турындагы закон инициативасы белән чыгачагын билгеләп үтте.

«Үзмәшгульләр җитештерергә сәләтле гади продуктлар чикләүгә эләкте», — диде проблеманың булуын шәрехләп, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе киңәшчесе Сергей Карпухин.

Ул шулай ук «100 үзмәшгуль» махсус проектын анонслады.

«Хәзер гаризалар бирү ачык. Теләсә кайсы үзмәшгуль проектта катнаша ала. Эксперт комиссиясе әлеге гаризалар нигезендә 100 кешене сайлап алачак, белем бирү модуле билгеләнәчәк. Нәтиҗәдә, үзмәшгуль гражданнарга үз эшеңне тагын да югарырак дәрәҗәгә — шәхси эшмәкәр, ҖЧҖгә күчү буенча бизнес-план тәкъдим итәргә кирәк булачак», — дип аңлатты Карпухин.

Конкурс нәтиҗәләре буенча биш җиңүче билгеләнәчәк, алар 50шәр мең сум алачак. Призерларга 25 мең сум акча биреләчәк.