Түбән Новгородта Татар аллеясы ачылачак

Аллеяны Татарстан флагы төсләрендә бизәргә ниятлиләр.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Түбән Новгородта Татар аллеясы булдыру юнәлешендә эш уңышлы дәвам итә. Түбән Новгород өлкәсе милли-мәдәни берләшмәләр сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Хәзерге вакытта барлык инстанцияләрдә килештерү өчен аллеяның дизайны эшләнгән һәм проект документлары әзерләнеп беткән диярлек. Татар аллеясы өчен 1 май исемендәге паркта участок бүлеп бирелгән. Сабан туйлары уздырыла торган әлеге урында кайчандыр татар яшьләре җыела торган булган.

Биредә апрель ахырында үсентеләрнең беренче партиясен утыртачаклар. Аллеяны Татарстан флагы төсләрендә бизәргә ниятлиләр.