Ульяновски өлкәсенең татар милли оешмалары хакимияттән дини җитәкче билгеләүне халык ихтыярына калдыруны сорый

Ульяновски өлкәсенең татар милли оешмалары хакимияттән дини җитәкче билгеләүне халык ихтыярына калдыруны сорый

(Ульяновски, 4 март, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновски өлкәсендә эшләп килүче “Туган тел” һәм “Болгар яңарышы” оешмалары үзләренең уртак утырышларында өлкә башлыгы Сергей Морозов исеменә мөрәҗәгать кабул итте. Моңа аларны дин әһелләре арасындагы тарткалашуларның дәвам итүе этәрде.

Шулай килеп чыкты ки, Ульяновски өлкәсендә бүген ике мөфти бар, һәм алар арасындагы капма-каршылыклар динебезне ныгытуда төп киртәләрнең берсе булып тора. Яңа губернатор сайлангач, өлкәнең татар җәмәгатьчелеге мондый гайре табигый хәлгә чик куелыр дип, Сергей Морозовка зур өметләр баглаган иде. Әмма үзгәрешләр әлегә күренми, капма-каршылыклар һәм милек өчен судлашулар дәвам итә.

“Татар җәмәгатьчелеге Сездән өлкә мөселманнарына үз җитәкчеләрен сайлауны үз карамакларына тапшыруны үтенеп сорый, - диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. - Өлкә үзәгендәге 8 мәхәлләнең берсе дә танымаган кешене өлкә мөселманнарының җитәкчесе итеп тоту Сезнең абруегызны да ныгыта алмый: кемне лидер итеп тану – халыкның үз эше, көчләп тагылган кешенең абруе булмаячагын Сез дә аңлыйсыздыр инде. Мондый вәзгыять Ислам диненең зәгыйфь үсентеләрен дә таптап узуга гына китерә ала”.

Әлеге мөрәҗәгатькә бу оешмаларның рәисләре Мәхмүт Хәйруллин һәм Шәүкәт Богданов кул куйган.