Казанда йөрәк-кан тамырлары авырулары үсә

Казанда йөрәк-кан тамырлары авырулары үсә

(Казан, 4 март, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә үткән шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Казан хакимияте башлыгының урынбасары Әлфия Тутаева Казанда яшәүче өлкәннәр арасында үлем очракларының таралган сәбәбе - йөрәк-кан тамырлары авыруларының үсеше булуы турында хәбәр итте. Казанда ел саен бу авырудан 7 меңнән артык кеше үлә.

Аның сүзләренчә, узган ел шәһәрлеләрнең сәламәтлеген саклау буенча программаның төп бурычлары үтәлгән. Әмма иң төп бурычларның берсе булып халык сәламәтлеге күрсәткечләрен яхшырту кала, наркоманияне кисәтү проблемасы хәл ителмәгән, ВИЧ-инфекция, онкологик авырулар күрсәткече югары булуы билгеләнгән.

Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, сугыш ветераннарын ташламалы дару белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, диде Әлфия Тутаева. Шулай ук Казанның 1000 еллыгы уңаеннан күп кунаклар көтелә. Шуңа күрә, шәһәрлеләрнең генә түгел, ә кунакларның да сәламәтлеге турында кайгыртырга туры килә. Бүгенге көндә без аларны кабул итәргә әзер түгел, - дип билгеләп үтте Ә.Тутаева.

Казанның сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Васил Зыятдинов сүзләренчә, үлем структурасында икенче урында онкологик авырулар тора, узган ел 2600дән артык кеше үлгән, өченче урында - һәлакәттә һәм җәрәхәтләрдән үлү очраклары (ел саен 1000нән артык кешенең гомере өзелә) тора.

Соңгы биш елда Казанда туучылар саны арткан. Бүген шәһәрдә 1000 туган балага 8 үлем очрагы туры килә - бу республика да гына түгел, ә ил буенча иң түбән күрсәткеч.

Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Казанда зур чаралар үткәрелү уңаеннан сәламәтлек саклау идарәләренә зур җаваплылык йөкләнә, дип билгеләп үтте. Безнең кунакларга квалификацияле ярдәм күрсәтә ала торган яхшы белгечләребез бар. Тагын бер төп бурыч - ел ахырына кадәр Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан, сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидларына бушлай теш протезы куйдыруны тәмамлау.

Коллегиядә ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Чыңгыз Мәхмүтов һ.б. катнашты.