Мәскәү аэропортларында 70 рейс тоткарланган

Көчле кар яву сәбәпле, башкала аэропортларында 70 рейс тоткарланган, 16 рейс расписаниедән алынган.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). “Яндекс. Расписание” сервисы мәгълүматлары буенча, Внуково аэпорторында 6 рейсның вакыты үзгәртелгән, Домодедовода 8 авиарейс тоткарланган һәм 16 рейс расписаниедән алынган. Шереметьево аэропортында тоткарланган рейслар саны 56 га җиткән, дип хәбәр итә “Известия”.

Мәскәүдә, 21 гасыр башыннан алып, февраль аенда булган иң көчле кар яву күзәтелә. “Фобос” үзәге мәгълүматлары буенча, бу ялларда явым-төшемнәрнең ярты айлык нормасы яуган.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча якшәмбе көнне дә кар яву һәм 17 метр тизлектәге җил көтелә.