news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инвалидларга бушлай икенче югары белем алу мөмкинлеге бирергә җыеналар

Россия Президенты 2021 елның 1 июленә кадәр законга үзгәрешләр кертүне йөкләде.

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә инвалидлар бушлай икенче югары белем алу хокукына ия булачак. Законга тиешле төзәтмәләрне Россия Президенты Владимир Путин 1 июльгә кадәр кертергә кушты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ хөкүмәтенә <...> эшкә яраклы яшьтәге инвалид һәм яңа һөнәргә (квалификациягә) мохтаҗ булган затларга икенче урта һөнәри яки югары белем алу мөмкинлеге гарантияләнә торган үзгәрешләрне Россия законнарына кертүне тәэмин итәргә», — дип хәбәр ителә күрсәтмә текстында.

Әлеге йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.

Элегрәк Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләү буенча тәкъдимнәр бирергә кушкан иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100