Татарстанда салкын һава сакланачак

Юлларда бозлавык

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Иртәгә, 5 гыйнвар көнне, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар ява.
Һаваның минималь температурасы төнлә 9-14, көнчыгышта, аяз вакытта, – 20 градуска кадәр салкын; көндез һаваның максималь температурасы – 5-10, көнчыгышта, аяз вакытта, - 15 градуска кадәр суык.
Юлларда бозлавык саклана.