«Столичный» автовокзалы Казан – Чыты – Янсуар һәм Казан – Куралово рейсларына автобусларны җибәрмәде

Кичә Татарстанның бу торак пунктларында юллар чистартылмау сәбәпле, пассажир автобуслары батып калган

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген «Столичный» автовокзалы Казан – Чыты – Янсуар һәм Казан – Куралово рейсларына автобусларны җибәрмәде.
Кичә Татарстанның бу торак пунктларында юллар чистартылмау сәбәпле, пассажир автобуслары батып калган. Бүген пассажирларны йөртүчеләр рейска чыкмаска булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә автовокзалның диспетчерлык хезмәтендә белдерделәр.
Чыты һәм Янсуар торак пунктлары республиканың Питрәч районына керә. Район шәһәр янында урнашуга карамастан, кар чистарту техникалары бу авылларга, шулай ук ТР Спас районынның Куралово авылына да барып җитмәгән.