Казан–Дубай рейсы 3.40 сәгатькә күчерелә

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бу вәзгыятьне күзәтә

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан–Дубай рейсы 3.40 сәгатькә күчерелү сәбәпле, пассажирлар Казан аэропортыннан 5 гыйнварда 3.40 сәгатьтә очачак, дип белдерделәр “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына “Татарстан” авиакомпаниясендә.
Бу рейс пассажирларына кунакханәдә урыннар тәкъдим ителгән һәм алар кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Чит ил пассажирлары белән очрашу үткәрелгән.
Башка рейсларга килгәндә, элек «Внуково»дан һәм «Домодедово»дан Пардубицега кадәр планлаштырылган рейслар башкарылган. Аларның берсе Ту-204 самолетында Чехиядән бүген сәгать 10 да “Внуково”га кузгалырга тиешле 116 пассажир кайтачак.
16.05 сәгатьтә (1 сәгатькә соңга калып) Ту-154 самолеты «Домодедово» аэропортыннан Дубайга һәм 18.35 сәгатьтә Боинг соңга калмыйча Пардубицега очты.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы бу вәзгыятьне күзәтә.