Казан аэропорты штат режимында эшли

Яхшы метеошартлар һава судноларына рейсларны расписание буенча башкару мөмкинлеге бирә

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген Казан аэропорты штат режимында эшли. Яхшы метеошартлар һава судноларына рейсларны расписание буенча башкару мөмкинлеге бирә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә “Казан” Халыкара аэропорты диспетчерлык хезмәтендә белдерделәр.
Бүген «Домодедово» аэропортыннан иртәнге рейслар вакытында ясалды. Мәскәүдән очып китүче һава суднолары Казанга расписание буенча төште һәм кире юнәлештә график буенча очып китте.
Искәртеп үтәбез, соңгы вакытта «Домодедово» аэропорты графигы үзгәрешләр кичерү сәбәпле, шулай ук Мәскәүдә һава шартлары начар булу нәтиҗәсендә һава суднолары Казанга соңга калып килә иде.
Бүген калган барлык рейслар да Казан аэропортыннан расписание буенча башкарылачак.