Һава шартлары начар булу сәбәпле, Чаллы мэры халыкка мөрәҗәгать белән чыкты

Туктаусыз буран булу сәбәпле,Чаллы, республиканың башка күп кенә шәһәрләре кебек кыенлыклар кичерә

(Чаллы, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллы мэры Васил Шәйхразиев шәһәр халкына мөрәҗәгать белән чыкты.
“Хөрмәтле Чаллы халкы! Һава шартлары начар һәм туктаусыз буран булу сәбәпле, шәһәрнең коммуналь хезмәтләренә, урам себерүчеләргә подъездларны һәм юлларны кардан арындыруда ярдәм итәргә чакырам. Һәр идарәче компаниядә кирәкле эш кораллары бар. Катлаулы һава юл шартларын исәпкә алып, автомобиль йөртүчеләргә бу чорда җәмәгать транспортыннан файдалануларын сорап мөрәҗәгать итәм. Без, чаллылар көчләрне берләштереп шәһәрне кардан оператив төстә арындыра алачагыбызга ышанам”, - диелә мэрның рәсми сайтында дөнья күргән мөрәҗәгатендә.