news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Транспорт министрлыгы очкычка билет сатканда QR-кодлар тикшерү идеясеннән баш тартты

Пассажирны рейска бары тик QR-код булган очракта гына теркәргә мөмкин.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Россия Транспорт министрлыгы авиация транспортында QR-кодлар тикшерү механизмына карата үз позициясен үзгәртте. Хәзер коронавируска каршы вакцинация узуны раслый торган сертификатны билет сатканда түгел, ә рейска теркәлер алдыннан тикшерергә ниятлиләр. Бу хакта «Ведомости» газетасы дүрт чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

1 декабрьдә Транспорт министрлыгында авиатармак вәкилләре катнашында QR-кодларны тикшерү механизмнары хакында фикер алыштылар. Ведомство позициясен 7 декабрьдә Дәүләт Думасының Транспорт комитеты әгъзалары белән очрашу вакытында тәкъдим итәргә ниятлиләр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, әгәр пассажирда авиабилет юнәткәннән соң Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән вакцинация турында сертификат булмаса, авиакомпания аңа әлеге документны алырга кирәклеге турында белдерү хаты җибәрәчәк.

Пассажирны рейска бары тик QR-код булган очракта гына теркәргә мөмкин. «Әгәр сертификат Дәүләт хезмәтләре порталында күренмәсә, авиакомпания килешүне өзәчәк һәм 30 көн эчендә билетның тулы бәясен кайтарып бирергә тиеш булачак», - дип искәртә басма.

Дәүләт хезмәтләре сйтында теркәлмәгән россиялеләрнең вакцинация турындагы сертификатларын ни рәвешле тикшерәчәкләрен чыганаклар ачыклап тормады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100