news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә төп азык-төлек продуктларын җитештерү артачак

Министрлар Кабинеты беренче докладны быел 25 декабрьдә тапшырырга тиеш, шуннан соң квартал саен тапшырылачак.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Хөкүмәт һәм төбәкләр җитештерүне арттыруны тәэмин итәргә һәм халык өчен төп саналган азык-төлек продуктларының үтемлелеген арттырырга тиеш. Бүген Россия Президенты Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.

«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә, эчке базарда төп азык-төлек товарларының җитештерү күләмнәрен һәм аның үтемлелеген арттыруны тәэмин итәргә», — диелә Кремль матбугат хезмәте бастырган документта.

Министрлар Кабинеты беренче докладны быел 25 декабрьдә тапшырырга тиеш, шуннан соң квартал саен тапшырылачак.

Йөкләмәне үтәүдә Премьер-министр Михаил Мишустин һәм Федерация субъектлары башлыклары җаваплы итеп билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100