Әлмәттә яшәүчеләр юлларга тоз сибелүдән канәгатьсезлек белдерде

Хәзер хезмәтләр тозны нормативтан артыграк сипмәсеннәр өчен юлчыларны контрольдә тотарга тырышалар.

(Әлмәт, 3 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә юлларда тоз куллану - мәҗбүри чара. Реагентларны куллану турындагы сорауны туры эфир вакытында шәһәр халкы янә район башлыгы Тимур Нагумановка бирде.

«Тоз уңаеннан без күп экспериментлар үткәрдек. Соңгы елларда Әлмәт ком кулланмый һәм комны элеккечә юлларга сипкән шәһәрләрдә буласыз икән, бездә хәл бу өлештә кардиналь рәвештә яхшырак күренә. Кар яуганда тоз сипми карадык. Кызганычка, нәтиҗә бик тискәре булды. Машиналар кар яуганда йөреп торгач, көчле бозлавык барлыкка килә һәм аны тиз генә алып бетереп булмый», — диде ул.

Комментарийларда турыдан-туры эфир караучы әлмәтлеләр «юлларга тоз сибү»не туктауны сорады.

«Барысында да чама булырга тиеш. Һәм бүген иң төп мәсьәлә — тоз катнашмасын норматив буенча гына куллану. Бездә юлчылар моның белән кайчак мавыга, ягъни алар боз булмасын өчен тырыша. Без хәзер аларны мөмкин кадәр катгый контрольдә тотарга тырышабыз», — диде Нагуманов.

Кайберәүләрр узган ел «Сәламәтлек» паркында бозлавыкка каршы көрәш өчен кофе комы куллануларын искә төшерделәр. Район башлыгы әйтүенчә, бу кышта да кофены паркларда кулланырга планлаштыралар. «Шәһәр юллары өчен аны куллану мөмкин түгел», — дип нәтиҗә ясады Нагуманов.