news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы җитәкчеләрен татар телендә чыгыш ясау серләренә өйрәттеләр

Алар укытучылар өйрәткән күнегүләрне бик теләп кабатлап утырды.

Баулы җитәкчеләрен татар телендә чыгыш ясау серләренә өйрәттеләр
http://bavly-tat.ru/

(Баулы, 3 декабрь, «Татар-информ», «Баулы-информ», Айгөл Хөсәенова). Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Казан дәүләт сәнгать институты укытучылары Баулы районы җитәкчелеген, барлык оешма, предприятиеләр, мәгариф бүлеге җитәкчеләрен, авыл җирлеге башлыкларын татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәтте.

Чараны шагыйрә, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институты доценты, сәхнә теле һәм диктор осталыгы буенча белгеч Илсөяр Шиһапова үзе иҗат иткән шигырь белән башлап җибәрде. Очрашуда остазлар Азат Зарипов, Раушан Шәрипов, Әлфис Галиуллин татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәттеләр, киңәшләр бирделәр, музыкаль номерлар күрсәтте.

— Бүгенге чара безнең өчен бик эчтәлекле булды, — ди район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин. — Татар телендә сөйләшсәк тә, без татар телебезне белеп бетермибез, бик аз сөйләшәбез. Безгә туган телебездә күбрәк сөйләшергә кирәк. Моны, әлбәттә, гаиләдән башларга кирәк. Гаиләдә, эштә хезмәттәшләребез белән дә татарча сөйләшергә кирәк.

— Бу проект бүгенге көндә бердәнбер һәм уникаль проект, — ди Илсөяр Шиһапова. — Фәкать Татарстанда гына төрле һөнәр иясе булган район җитәкчеләрен татар телендә сәнгатьле, матур итеп, җәлеп итәрлек итеп чыгыш ясарга өйрәтү остаханәләре оештырылды. Аның максаты — татар телендә, үзебезнең туган телебездә чыгышларны матур итеп тәкъдим итә белү, сәхнәгә чыккач, кәгазьдән уку түгел, ә нәкъ менә аудитория белән әңгәмә корып, аралашып чыгыш ясау.

Остазлар бу проектны республиканың бик күп районнарында тәкъдим иткәннәр. Илсөяр Шиһапова сүзләренчә, һәр районда әдәби телдә, матур итеп татарча сөйләүче җитәкчеләр бихисап.

— Үзләре чыгып, остаханә ясарлык җитәкчеләребез бар икән, — ди Илсөяр ханым. — Алар үзләре дә кызыксыналар, телебезнең киләчәге өчен борчылалар. Чыгыш ясау осталыгы турында алар да уйлана икән. Алар остаханәләрдә бар күнегүләрне дә, безгә ияреп, актив эшләп, сораулар биреп, кызыксынып ясадылар. Безнең җитәкчеләребез — татар җанлы, милли җанлы, татарча белә торган шәхесләр.

Очрашуның икенче бүлегендә җитәкчеләр мастер-класста катнашты. Чыгышлар алдыннан киеренкелекне бетерү өчен төрле күнегүләр кулланып булганын белделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100