news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ярдәм» фонды чатырында инвалидлар өчен хәйрия ашы һәм концерт булды

«Тормыш юлы» акциясе кысаларында һәр кунакка азык-төлек пакеты тапшырдылар.

«Ярдәм» фонды чатырында инвалидлар өчен хәйрия ашы һәм концерт булды
«Ярдәм» фондының матбугат хезмәте

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «Ярдәм» мәчет каршында эшли торган «Ярдәм» фонды чатырында сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен хәйрия ашы һәм концерт булды. Чаралар 1 декабрьдә башланган Инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелде. Бу хакта хәйрия фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төшке ашта начар күрүче һәм ишетүче, шулай ук коляскадагы инвалидлар, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары һәм ДЦП диагнозы булган кешеләр, Юдино инвалидлар җәмгыяте әгъзалары катнашты.

Хәйрия ашына килүчеләрне Казан шәһәре Думасы депутаты, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова сәламләде. Ул чараның 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган инвалидлар көненә туры китерелгәнлеген искәртте.

«Бу көн мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне берләштерә. Бу — сәламәтлеге какшаган кешеләргә җәмгыять игътибарын җәлеп итү өчен тагын бер мөмкинлек. Бу көнне бәйрәм дип атау авыр булса да, ул сезнең көн — тормышны яңадан башларга тәвәккәлләгән көчле һәм максатчан кешеләр көне», — диде ул.

Хәйрия ашы кунаклары өчен бәйрәм концерты оештырылды, анда инвалидлар җәмгыяте әгъзалары катнашты. Катнашучыларның һәркайсы «Тормыш юлы» акциясе буенча тәкъдим ителгән азык-төлек пакеты алды. Сәламәтлек мөмкинлеге чикле булган кешеләр берләшмәләре вәкилләре оештыручыларга кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.

«Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә «Бер-беребезгә ярдәм итик», «Йөрәк белән күрергә һәм ишетергә», «Сөйләшүче куллар» проектлары буенча тернәкләндерү курслары уздырыла. Фонд «Тормыш юлы» акциясен дә оештыра, аның ярдәмендә мохтаҗларга азык-төлек җыелмалары һәм ланч-бокслар өләшә. Чаралар РФ Президенты грантыннан һәм фондның үз акчаларыннан финанслана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100