news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларны Бөтенроссия хокукый диктантта катнашырга чакыралар

Чара 3-10 декабрьдә узачак.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан халкын IV Бөтенроссия хокукый диктантта катнашырга чакыралар. Чара 3-10 декабрь көннәрендә узачак, дип хәбәр ителә акциянең рәсми сайтында.

Чараның максаты - гражданнарның хокукый грамоталылыгын бәяләү. Ел саен диктант юрист көнендә уза иде, әмма 2020 елда, катлаулы санитар-эпидемиологик вазгыять булу сәбәпле, ул юрдиктант.рф сайтында онлайн-форматта узачак.

«Диктантның төп бурычы — халыкның үз хокукларын өйрәнүгә мотивациясен арттыру», — диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100