news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Аксубай балалар бакчасында чуваш төркемнәре оештырырга күрсәтмә бирде

«Бүлмәне чуваш милли үзенчәлекләренә туры китереп бизәп, чуваш тәрбиячесен табу кыен түгелдер инде. Киләсе елда Туган телләр елын исәпкә алып, бер төркем булса да оештырып буладыр», — диде ул.

Марат Әхмәтов Аксубай балалар бакчасында чуваш төркемнәре оештырырга күрсәтмә бирде
Гөлнар Гарифуллина

(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Аксубайда эш сәфәрендә. Ул «Радуга» балалар бакчасында чуваш балалары өчен аерым төркемнәр оештыруны сорады.

Марат Әхмәтов Аксубайда мәгариф, мәдәният оешмалары эше белән танышты. «Радуга» балалар бакчасында 43 рус, 22 татар, 41 чуваш баласы тәрбияләнә.

Марат Әхмәтов чуваш телендә тәрбия бармы дип кызыксынды. Җаваптан аңлашылганча, чувашлар өчен тәрбия рус телендә алып барыла. «Әти-әниләр балаларын чуваш телендә аерым төркемдә тәрбияләргә теләмәс идеме икән?» — дип сорады комиссия рәисе. Бу мәсьәлә буенча әти-әниләр белән сөйләшергә кушты.

«Балалар бакчасында, яшь ягыннан бүлеп, чуваш телендә ике төркем оештырырга була бит. Бүлмәне чуваш милли үзенчәлекләренә туры китереп бизәп, чуваш тәрбиячесен табу кыен түгелдер инде. Киләсе елда Туган телләр елын исәпкә алып, бер төркем булса да оештырып буладыр», — диде Марат Әхмәтов.

Ул шул ук балалар мәктәпкә барачагын, мәктәптә дә 1-4 сыйныфларда булса да туган телдә белем бирелергә тиешлеген әйтте. Юкса, телләрен югалтачакларын искәртте. Киләсе елда бакчада апрельдә төркемнәрне формалаштырганда, бу тәкъдим буенча уйларга кушты. 

Шулай ук, «Радуга» балалар бакчасында дүрт яшьтән рус балалары да, чуваш балалары да татарча өйрәнүләре турында сөйләделәр.

Марат Әхмәтов Иске Кармәт авылында Хәсән Туфан музей-йортында булды, Аксубайның «Кояшкай», «Ләйсән» балалар бакчалары, Аксубайның 5 нче урта мәктәбе, техникум эше белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100