Казанда тугыз яңа урам барлыкка киләчәк

Урамнар Совет районында, «Дубай» кунакханә комплексы янында урнашкан.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанның Советы районында тугыз яңа урам барлыкка киләчәк. Шул хактагы мәгълүмат Татарстан башкаласы мэриясенең документлар җыентыгында урын алган.

«Казан шәһәренең Совет районында („Дубай“ кунакханә комплексы янында) яңадан оештырылган урамнарга түбәндәге атамаларны (Процветания урамы, Наследия урамы, Ихтирам урамы, Познания урамы, Вдохновения урамы, Яхшылык урамы, Гаделлек урамы, Гармония урамы, Хикмәт урамы) бирергә», - диелә документларда.

Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту вазифасы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Шәфигуллинга (ул җир, милек һәм финанс мәсьәләләренә кураторлык итә) йөкләнгән.