420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Республика олимпиада үзәге базасында инновацион лаборатория корпусын төзү эшләре 15 декабрьдә төгәлләнергә тиеш. Биредә чаралар үткәрү 20-21 декабрьгә планлаштырылган. Талантлар университетының башкарма директоры Айдар Акмалов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Җиһазларны көйләгәннән соң, гыйнвар аенда лаборатория эшли башлаячак. Яңа мәйданчыкларда параллель рәвештә 3-4 профиль программасы гамәлгә ашырылыр дип көтелә. Балалар бирегә ай саен киләчәк», - диде Акмалов.
Ике катлы корпусны төзүгә 104 миллион сум акча сарыф ителгән, шуның 27 миллионы федераль бюджеттан бүленгән.