news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Хәйруллин Казанда беренче яңа совет йорты төзелеше турында сөйләде

«Черек күл»дәге серле яшел йорт төзелгәннән соң бер ай узгач ук җимерелә башлаган, әмма шул ук вакытта йорт бөек язучылар һәм рәссамнар игътибарында була.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үзенең «Яңа Тартария» YouTube-каналында Мергасов йорты: аның тарихы, төзелеш турындагы имеш-мимешләр һәм аңа тотылган акчалар хакында сөйләде.

«Төзүчеләр йортны камыштан яки тимер чыбык белән кушып үрелгән камыш сабагыннан ясалган плитә, Кремльдәге Спас-Преображенский монастыреның сүтелгән чиркәү кирпечен һәм агачларын, хәтта тирес тә кулланып салганнар дип сөйлиләр», — дип кызыклы имеш-мимешләре белән уртаклашты Эдуард Хәйруллин.

Тамашачылар шулай ук «Черек күл»дәге яшел йортта ял итәргә яраткан танылган рәссамнар һәм шагыйрьләр турында да беләчәк. Эдуард Хәйруллин зыялы йортның коммуналкага әверелү сәбәбен дә сөйли.

Роликны караучылар Мергасов йортының бүгенге торышы белән дә таныша алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100