news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай башлыгы: Татар һәм чуваш телен өйрәтүне эшләп бетерә алмаганбыз

Камил Гыйльманов әйтүенчә, уеннар, бәйгеләр аша туган телне, тарихны балаларга тирәнрәк өйрәтергә кирәк.

Аксубай башлыгы: Татар һәм чуваш телен өйрәтүне эшләп бетерә алмаганбыз
Салават Камалетдинов

(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов районда укучыларга татар, чуваш телен өйрәтү эше оештырылмаганын таныды. Бүген журналистларга ул шул хакта әйтте.

«Туган телләрдә укыту эше оештырылмаган. Андый мөмкинлекләр бар, эшләргә кирәк. Күп милләтле Аксубай халкы нигездә рус телендә укыды. Күп еллар шулай барды ул, Ләкин без туган телебезне, ана телебезне белергә тиеш. Без хәзер аңладык: татар, чуваш телен өйрәнү эшен эшләп бетерә алмаганбыз. Замана таләбе дә андый түгел иде, җиһазланыш та җитеп бетмәгәндер», — диде Камил Гыйльманов.

Аның фикеренчә, бу эшне балалар бакчасыннан, беренче сыйныфлардан ук башлау хәерлерәк. 

«Балалар бакчасында 12 төркем икән, берсен чуваш, берсен чиста татарча итеп үзгәртеп корырга була. Татар, чуваш авылларында мәсьәлә кискен тормый, татарча да, чувашча укыйлар. 2021 елдан ата-аналар, балалар белән эшләп, район үзәгендә оештырырга кирәк», — диде.

Камил Гыйльманов бу уку елында татар теленә игътибар биреп, кыска вакыт эчендә генә дә шактый алга китеш булганын әйтте. «Балалар татар, чуваш телләрендә шигырьләрен дә беләләр. Уеннар, бәйгеләр аша телне, тарихны тирәнрәк өйрәтергә кирәк», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100