Татарстанның ветеринария хезмәткәрләре квалификациясен күтәрә

Программа «Заманча хуҗалык шартларында агросәнәгать комплексының эпизоотик иминлеген һәм биологик куркынычсызлыгын тәэмин итү» дип атала.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 3-5 декабрь көннәрендә «Ветеринария үзәге» федераль учреждениесе Татарстанның Баш ветеринария идарәсендә тармак хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү курсларын уздыра. Бу хакта «Татар-информ» га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Укуларны рәсми рәвештә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм «Ветеринария үзәге» федераль учреждениесе директоры Юрий Барсуков ачып җибәргән. Программа «Заманча хуҗалык шартларында агросәнәгать комплексының эпизоотик иминлеген һәм биологик куркынычсызлыгын тәэмин итү» дип атала. Укулар программасында белгечләр төрле докладлар белән чыгыш ясый.Россия Федерациясендә эпизоотик вазгыять, хайваннарда аеруча куркыныч һәм социаль мөһим авырулар, эпизоотик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә системалы эш, ветеринариядә цифрлаштыру, хайваннарда йогышлы авыруларны ачыклауның заманча алымнары, мөгезле эре терлектә лейкозга, бруцеллезга каршы көрәш кебек темаларга докладлар әзерләнгән.Татарстанның район ветеринария берләшмәләре башлыклары, баш эпизоотологлары, район лабораторияләре мөдирләре — барлыгы 130 лап кеше курсларда үз белемен күтәрә.