Түбән Каманың иң актив студентлары район башлыгы стипендиясенә ия булды

Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында «Ел студенты — 2019» конкурсы узды.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ») Түбән Каманың «Мирас» мәдәният йортында «Ел студенты — 2019» конкурсы узды. Фән, иҗат, волонтерлык, спорт һәм башка өлкәләрдә уңышка ирешкән иң көчле студентлар Түбән Кама муниципаль районы башлыгы стипендиясенә ия булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.Җиңүчеләр «Ел җәмәгатьчесе», «Ел спортчысы», «Ел интеллекты», «Ел профессионалы», «Ел старостасы», «Студентлар үзидарәсе органы», «Студентлар проекты» ,«Елның иң актив иҗтимагый оешмасы»,«Елның иң иҗади шәхесе» һ.б. номинацияләр буенча бүләкләнде.