Түбән Кама хакимиятендә «Рубаха» оешмасы эшчәнлегенә багышланган күргәзмә ачылды

2019 елда оешма илледән артык чара үткәргән.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Камада сәламәтлек ягыннан физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә яки көчле рухлыларга ярдәм күрсәтүне үстерү максатыннан ике ел элек «Рубаха» оешмасы ачылган иде. Хакимият бинасында оешма эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә ачылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Проект яшьләр, бизнес-берләшмәләр һәм көчле рухлыларның үз максатларын тормышка ашыру өчен инклюзив хезмәттәшлек булдыру максатыннан оештырылган. 2019 елда оешма 1300 кеше катнашында, шул исәптән сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне дә кертеп, илледән артык төрле чаралар үткәргән.