Омск татарларын Әниләр көнендә «Нур» халык вокаль ансамбле котлады

Шәһәрнең «Төньяк» татар мәдәни-ял итү үзәгендә «Әниемнең йөрәк җылысы» дип исемләнгән ял кичәсе узды.
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). 2019 елның 29 ноябрендә «Төньяк» татар мәдәни-ял итү үзәгендә «Әниемнең йөрәк җылысы» дип исемләнгән ял кичәсе узды. Татар милли-мәдәни мохтарияте социаль челтәрләрдә шул турыда җиткерә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.Бәйрәм программасын музыкаль котлау белән «Нур» халык вокаль ансамбле ачты. Программада конкурслар, милли уеннар, әдәби чыгышлар булды. Бәйрәм тамашачылары өчен зур Торалы авылы Татар мәдәният үзәгенең талантлы артистлары Альмира Гайнуллина һәм Надия Преснякова, халык вокаль ансамбле солисткасы Чинан Фәтхетдинова, Олеся Саттарова һәм Гөлнара Имьяминова чыгышлары сюрприз булды. Шулай ук Рус традицион мәдәният үзәге – фольклор ансамбле һәм Ксения Глебова катнашында концерт программасы тәкъдим ителде.«Нур» татар мәдәният үзәге һәм «Дуслык Йорты» белгечләре тагын бер тапкыр кадерле һәм яраткан әниләребезне һәм әбиләребезне бәйрәм белән котлады, аларга нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде. Мәдәни чарадан киткәндә, тамашачылар оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйтте.