Минзәлә педагогика көллияте студенты “Татар кызы” республика бәйгесендә җиңгән

Барлыгы әлеге күркәм бәйрәмгә 36 уку йортыннан чая, матур, талантлы татар кызлары килгән иде.
(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Арча педагогия көллиятендә Татарстан урта һөнәри белем бирү студентлары арасында “Татар кызы” республика бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллиятенең 3 курс студенты, Актаныш кызы Рахманова Зәһинә 1 урынга лаек булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.Барлыгы әлеге күркәм бәйрәмгә 36 уку йортыннан чая, матур, талантлы татар кызлары килгән иде. Әмма жюри, катнашучыларның визит карточкаларын карап (анда кызлар “Татар кызы, син замана гүзәле” темасына 3 минутлык чыгыш күрсәттеләр) һәм интеллектуаль бәйге үткәреп, балларны кушканнан соң, финал турга бары тик 11 гүзәлне генә калдырды.Бәйгенең финал өлешендә кызларны һәрьяклап сынадылар: “Белем белен ашата” бәйгесендә кызлар, үзләренең татар халык ашлары турында белемнәрен күрсәтеп, “пешерү серләре”нә төшендәрсәләр, “Театр көлдерәдер, уйнатадыр…” бәйгесендә татар драматургларының әсәрләреннән театраль өзек уйнадылар. Шулай ук аларга табигый материаллардан композиция төзергә һәм оештыручылар биргән биремнәргә әзерлексез импровизация ясап күрсәтергә дә туры килде.