Чаллы сукырлар җәмгыяте илкүләм акциядә катнаша

Җиңү паркының Дан аллеясыннан шахмат-шашка клубына кадәр күзләре күрмәүчеләр бергә җыелып үтәчәк.

(Казан, 3 декабрь, "Татар-информ"). Бүген, 3 декабрьдә, Җиңү паркының Дан аллеясыннан шахмат-шашка клубына кадәр күзләре күрмәүче шәһәрдәшләребез бергә җыелып үтәчәк. Бу хакта "Шәһри Чаллы" яза.

Аннары әлеге бина янында алар өчен таяк һәм сукырларны озатып баручы махсус эт белән йөрергә дә өйрәтәчәкләр. Соңыннан Шахмат-шашка клубының үзендә Чаллы сукырлар җәмгыяте әгъзалары катнашында концерт та булачак. Урында ук начар күрүчеләрнең кул эшләре күргәзмәсе дә эшләячәк. Әлеге чаралар “Ил буйлап ак таяк атлый” дип исемләнгән россиякүләм акция кысаларында оештырыла.