Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф түләү мәсьәләләре буенча сөйләшү була

Россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәләрдә ТР вәкилләренең автомобиль белән идарә итү осталыгы һәм юл йөрү кагыйдәләрен саклау конкурсларында җиңүләренә баг

 (Казан, 3 декабрь,“Татар-информ”). Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штраф түләү мәсьәләләре буенча иртәгә сәгать 10да “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында матбугат конференциясе булачак. Бу мәсьәләдә шәрехләмә һәм журналистларның сорауларына җавап бирү максаты белән, очрашуга ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов килер дип ниятләнә.

ЮХИДИ идарәседә ул көнне көндезге 3тә Россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәләрдә Татарстан вәкилләренең автомобиль белән идарә итү осталыгы һәм юл йөрү кагыйдәләрен саклау конкурсларында җиңүләренә багышланган тантана башлана.

“Татар-информ” МАна бу хакта ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.