Урманчылыкларга Татарстан Хөкүмәте автомобильләр бирә

Тантанада Премьер-министр Илдар Халиковның катнашуы көтелә

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда урманнарда дәүләти контрольлек һәм күзәтчелек итү өчен, республиканың дәүләт казна учреждениеләре булган урманчылыкларга 5 декабрь көннең икенче яртысында 50 машина тапшырылачак.

“Шәһәр яны урманчылыгы”/“Пригородное лесничество” дәүләт казна учреждениесенең Биектау саласындагы Иске Казан ур., 1 адресы буенча урнашкан участок урманчылыгында уздырылачак тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиковның катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Шул рәвешле, Татарстан Хөкүмәте бүлеп биргән 28 берәмлек “УАЗ -31519-6”, 22 берәмлек “УАЗ-39625” аватомобильләре ачкычларын урман күзәтчелеге хезмәтендәгеләр Хөкүмәт башлыгы кулларыннан кабул итеп алачак.