Тукай районындагы ата-аналарның өчтән бере өстәмә компенсациягә документ тапшырган

Социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре барлык бакчаларда да йөреп чыккан

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Тукай муниципаль районының социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре баланы мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесенә йөрткән өчен түләүдә өстәмә компенсация билгеләтү буенча ата-аналардан документлар җыю максатыннан барлык бакчаларда да йөреп чыккан.
Идарәдән хәбәр итүләренчә, бүгенге көнгә баласын бакчага йөртүче 1482 ата-ананың 453е, ягъни 30 проценты, компенсация билгеләтүгә документ тапшырган. Документлар кабул итү киләсе елның гыйнвар ахырына кадәр дәвам итә. Бакчага килергә өлгерә алмаган ата-аналарга хәзер социаль яклау идарәсенең үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк була. Өстәмә компенсация алты айга билгеләнә. Шул сроктан соң документларны кабат яңартасы булла, дип җиткерә “Якты юл” газетасы.