ТР суд приставлары “Юл приставы” ярдәме белән бер көндә 160 меңнән артык акча җыйган

720 мең сумлык милеккә арест салынган

 (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). ТР суд приставлары “Юл прставы” ярдәме белән бер көндә 160 меңнән артык акча җыйган.
Узган җомгада ЮХИДИ нең өч постында суд приставлары ЮХИДИ инспекторлары белән бурычлы транспорт хуҗаларын ачыклады. Аларга “Юл приставы” комплексы ярдәм итте. Бу эштә Казан суд приставларының барлык бүлекләре хезмәткәрләре катнашты.
Бу көнне туктатылган бурычлылар суд приставлары игътибарыннан мәхрүм калмады, алар урында ук бурычларын түләде, яки автомобильләрендәге милекләренә арест салдылар. Әгәр бурычлары күләмле булса, автомбильләренә арест салынган.
Шулай итеп, берәү салымнар буенча 45 мең бурыч җыйган. Ул суд прставларының болай гына җибәрмәүләрен аңлап, шунда ук “Электрон хөкүмәт” терминалы аша 20 мең сум күләмендә акча кертте.
Барлыгы бурычлы 99 автотранспорт хуҗасы туктатылган, арест салынган 11 милек бәясе 720 мең сум тәшкил иткән. Урында ук 162 меңнән артык акча түләнгән, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.