Төнлә Татарстанда 19 градуска кадәр салкын булуы ихтимал

Көндез республиканың күпчелек районнарында кар явачак

 
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда салкынайта, төнлә, аяз булганда, 19 градуска кадәр салкын булуы ихтимал.
Республиканың барлык районнарында аязучан болытлы һава була. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда бераз кар явачак һәм урыны белән буран була.
Төнлә - 11-16, аяз булганда, 19 градуска кадәр салкын. Көндез - 4-9, ТРның көнчыгышында - 14 градус салкын. Юлларда – бозлавык.
Төнлә Казанда 11-13, аяз булганда, 16 градус салкын булуы көтелә, көндез - 5-7. Болытлы һава, кар явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.