Нурлатта эшсезләр саны 15 кә артты

1 декабрьдән РФ Үзәк банкының Нурлаттагы касса исәп-хисап ясау үзәге (РКЦ) ябылган

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Нурлат мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торучыларның саны артуы 1 декабрьдән РФ Үзәк банкының Нурлаттагы касса исәп-хисап ясау үзәге (РКЦ) ябылу белән бәйле.
1 декабрьгә мәшгульлек үзәгендә 285 кеше исәптә торган. Якын көннәрдә аларга исәп-хисап үзәгенең кыскартылган 15 кешесе дә кушылачак, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.