Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында коррекция мәктәбен тәмамлаучылар өчен укулар оештырылган

Районда барлыгы ике коррекция мђктђбе бар

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Азнакай муниципаль районы предприятиеләрен һәм авыл хуҗалыгы оешмаларын кирәкле кадрлар белән тәэмин итүгә Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалы зур өлеш кертә. Бу көннәрдә алар үзләренең алты дистәлек юбилейларын билгеләп үтә. Филиал директоры Роберт Хөснетдинов сөйләгәннәрдән аңлашылганча, алты дистә ел дәверендә уку йорты шактый үзгәрешләр дә кичергән. Оешкан чорында ул ФЗО дип аталса, 1957 елда төзелеш училищесына әверелгән, 1963 елдан 28 нче профтехучилище статусы алган. 1974 елда авыл хуҗалыгына тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар әзерләү буенча һөнәр училищесы ачыла.
1992 елда исә әлеге ике коллектив кушыла. 1994 елда ул 89 нчы һөнәри-техник лицей итеп үзгәртелә. Яңа уку бүлмәләре булдырыла, автомобильләр, авыл хуҗалыгы машиналары, компьютерлар һәм башка укыту җиһазлары сатып алына. Усадьба хуҗабикәсе, авыл хуҗалыгы производствосы мастеры кебек яңа һөнәрләр бирелә башлый. 2012 елдан Лениногорск политехник көллиятенең филиалы булып санала.
Биредә районда ике коррекция мәктәбе барлыгын исәпкә алып, төзүче-буяучы һәм штукатур һөнәрләре буенча укытулар оештырылган. Бүгенге көндә көллияттә 454 кеше белем ала һәм һөнәр үзләштерә.
Бу хакта “Маяк” газетасы хәбәр итә.