Кукмарада юл йөрү кагыйдәсен үтәмәгән 18 балага кисәтү карточкасы төзелгән

Ќәяүлеләргә юл бирмәгән 14 машина йөртүче штрафка тартылган

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырылучы "Игътибар - балалар!" акциясе төгәлләнде. Акция кысаларында Кукмара полициясенең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, рейдларга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыкладылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар, балалар белән юлларда, транспортта үз-үзеңне тотуга юнәлдерелгән конкурс-викториналар уздырдылар.
Автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган - 4, иминлек каешы куймаган - 7, җәяүлеләргә юл бирмәгән 14 машина йөртүче штрафка тартылган. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы 18 балага кисәтү карточкасы төзелгән, дип хәбәр итә “Хезмәт даны” газетасы.