Казанда авиаһәлакәттә һәлак булган 8 кешенең туганнарына гәүдәләренең фрагментлары бирелгән

40 кеше үлем турында таныклык алган

 (Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген Мәскәүдән Казанга Казан аэропортындагы фаҗигадә һәлак булган кешеләрнең гәүдәләре өлешләрен генетик тикшерү нәтиҗәләре килде. Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә Республика суд-медицина экспертизасы бюросында хәбәр иттеләр.

“Хәзерге вакытта алар эшләнелә. Хәзер тулы анализ ясала һәм материал карала, проблемалар юк – туганнары чакыртыла һәм һәлак булганнарның гәүдә фрагментлары бирелә. Ләкин өстәмә рәвештә аерым генетик тишерүләр мөмкин”, - дип ачыклык кертте әңгәмәдәш.

Шул ук вакытта ул хәбәр иткәнчә, бүгенгә Казанда авиаһәлакәттә һәлак булган 8 кешенең туганнарына гәүдәләренең фрагментлары бирелгән. 40 кеше туганнарының үлеме турында таныклык алган.

Бөекбритания гражданкасы буенча әлегә туганнарыннан кан үрнәкләре дә, генетик паспорт та килмәгән.