Иртәгә “Буыннар слеты” ачыла

Форум кысаларында “Студент отрядлары. Кичә. Бүген. Иртәгә” казанышлар күргәзмәсе оештырыла

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатор корпусында Татарстан Республикасы студент хезмәт отрядлары хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган “Буыннар слеты” киңкүләм республика форумы узачак. Аның эшендә ветераннар сафыннан, төрле юнәлештәге эшчәнлек алып баручы студент отрядларынннан, яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан, министрлык һәм ведомстволардан 1200 ләп делегат катнашачак.
Форум кысаларында “Студент отрядлары. Кичә. Бүген. Иртәгә” казанышлар күргәзмәсе, министрлык һәм ведомстволар исеменнән мактау грамоталарын, иң яхшы студент отрядларына рәхмәт хатларын тапшыру белән үрелеп барачак концерт программасы оештырылачак.