Ел башыннан Тукай районында 200дән артык гаиләгә ана капиталы сертификаты тапшырылган

Круглое Поле поселогының “Шәфкать” мәдәният йортында халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге аналар љчен концерт үткәрде

 (Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Тукай районы Круглое Поле поселогының “Шәфкать” мәдәният йортында халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре концерт үткәрде. Бәйрәмгә әти-әниләр, балалар, шулай ук опекунлыкка алган сабыйлар һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче нәниләр килде.
Бәйрәм кичәсендә 7 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылуы да үзенә күрә бер шатлыклы вакыйга булды, алар арасында Моратовлар, Бойковлар, Елисенковлар, Евстафеевлар, Маловлар, Ушениннар һәм Скоробогатовлар гаиләләре.
– Концертны икенче һәм аннан соңгы балалар туган әлеге гаиләләрне бүләкләү тантанасыннан башлап җибәрергә булдык. Быел ана капиталы сертификаты районда 200дән артык гаиләгә тапшырылды, – дип хәбәр итте район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина.
Сабыйларны үзара 3 командага бүлеп, алар арасында төрледән-төрле кызыклы конкурслар үткәрделәр. Соңыннан исә берничә әнине сәхнәгә чакырып чыгардылар. Аналар күзләре бәйләнгән килеш балаларын табарга тиеш иделәр.
– Безнең тормышыбыз өч асыл сыйфаттан тора дип әйтеп була, ул – ышаныч, өмет һәм мәхәббәт. Алар булганда гаиләләрдә иминлек булачак. Барчагызга да сәламәтлек-саулык, гаилә бәхете, балалар игелеге теләп калабыз, – дип белдерде район опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Фәридә Кәлимуллина.
Бу хакта “Якты юл” газетасы хәбәр итә.