Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Айрат Шәфигуллин Халыкара инвалидлар көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте
“Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә зур уңышларга ирешә ала”, - диелгән мөрәҗәгатьтә
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген – Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасында 300 меңнән артык кеше төрле дәрәҗәдәге инвалидлыкка ия. Халыкара инвалидлар көнен үткәрү – җәмәгатьчелек игътибарын инвалидларның проблемаларын юнәлтү, аларның хокукларын яклау, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүнең бер мөмкинлеге. Безнең җәмгытькә инвалидларның дәүләтнең сәясәт, социаль-мәдәни, икътисади һәм спорт тормышында катнашуындагы өстенлекләрне күрсәтергә кирәк.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә зур уңышларга ирешә ала. Татарстан Республикасында инвалидлар өчен төрле спорт ярышлары үткәрелә. Агымдагы ел көзендә коляскалы инвалидлар арасында баскетбол буенча Бөтенроссия кубогы узды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең омтылышлары чиксез. Аларга рухи көч, өмет, ышаныч һәм иминлек телибез! Иң изге теләкләр сезгә!”, - диелә мөрәҗәгатьтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз