Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
А.Хисаметдинов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфасына тәкъдим ителгән
РФ авыл хуҗалыгы министры кадрлар мәсьәләсен карау буенча ведомство комиссиясе утырышын уздырды
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ»). Бүген РФ авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров кадрлар мәсьәләсен карау буенча ведомство комиссиясе утырышын уздырды, дип хәбәр ителә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе рәсми сайтында.
Комиссия вәкилләре Алтай һәм Байкал арты крайлары, Орел өлкәсе һәм ТР башлыклары ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре вазыйфасына тәкъдим иткән яңа кандидатураларны карадылар.
Претендентларның һөнәри осталыкларын һәм эшләү тәҗрибәләрен бәяләү нигезендә субъектлар башлыкларына Анатолий Высочинны Алтай крае идарәсе башлыгы вазыйфасына, Виктор Монсоновны Байкал арты крае идарәсенә, Алмаз Хисаметдиновны ТР идарәсенә һәм Андрей Митасовны Орел идарәсенә билгеләү турында гаризаларны юлларга карар кылынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз