Зәй укучылары өчен интерактив экскурсия оештырдылар

Зәй музеенда быелның 1 гыйнварына 14 мең экспонат саклана, аларның бер өлеше күргәзмә залларында куелган.

(Зәй, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Светлана Долгова). Зәй укучылары өчен интерактив экскурсия файдалы һәм мавыктыргыч булды. Балалар мәдәният һәм мәгариф идарәләре тарафыннан уртак әзерләнгән программада катнаштылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Көзге каникулларның беренче көне 2нче һәм 6нчы мәктәп укучылары өчен гадәти булмаган бәйрәмгә әверелде. Яңа уку елында балалар өчен музей тарафыннан яр буенда интерактив экскурсия программасы эшләнде. 

Музей эшчәнлеге белән танышуның төп максатларының берсе — баланың аңа кабат-кабат әйләнеп кайтырга теләве. Бу программа октябрь аенда эшли башлады, 1нче мәктәп укучылары аны сынап, файдалы күңел ачтылар инде.

Бүген балалар Зәй туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләрен һәм экспозицияләрен карады, мәктәп тавында һәм ультразаманча яр буенда «Уен Фест» проектында катнаштылар. 2нче мәктәпнең 8 «Б» сыйныфы укучылары тере картина ясадылар, ә 6нчы мәктәп укучылары археологлар булып, ком эченнән раритет табылдыклар эзләде.

Зәй музеенда быелның 1 гыйнварына 14 мең экспонат саклана, аларның бер өлеше күргәзмә залларында куелган. Сергей Цыгановның шәхси күргәзмәсе, ике сантиметрлы Коненконың микрокитабы, шырпыдан хан сарае, граммофон, җырлый торган касә һәм башка экспонатлар балаларны кызыксындырды һәм гаҗәпләндерде.