Ранис Газизов вафаты сәбәпле, «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе кайгы уртаклашты

Танылган журналист, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Рәхимҗан улы Газизов кичә 61 яшендә вафат булды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналист Ранис Газизов вафат булуына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Ул Ранис Газизовның хатыны Нурания ханым исеменә кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

«Хөрмәтле Нурания ханым!

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм шәхсән үз исемемнән тормыш иптәшегез Ранис Рәхимҗан улы Газизовның вакытсыз вафат булу кайгысын уртаклашам.

Озак еллар дәверендә үз халкына фидакарьләрчә хезмәт иткән Ранис әфәнденең арабыздан китеп баруы — татар матбугаты өчен зур югалту. Ул республикабызның күренекле журналисты, мәгърифәтчесе, чын милләтпәрвәре иде. Ранис Рәхимҗан улы татар матбугатында якты эз калдырган шәхес буларак хәтеребездә сакланачак.

Сезгә һәм барча туганнарына, якыннарына, хезмәттәшләренә сабырлык теләп калам,

Сәлимгәрәев Айдар Сәетгәрәй улы», диелгән кайгы уртаклашу телеграммасында.