Казан читтән торып эшләү өчен иң яхшы шәһәрләрнең берсе дип танылды

Читтән торып карьера ясауда иң яхшы мегаполис Мәскәү булды.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Казан читтән торып эшләүдә карьера өчен иң яхшы дип танылган Россиянең 3 шәһәре исемлегенә керде. Superjob эш эзләү онлайн-сервис тикшеренү нәтиҗәләре әнә шундый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Сораштыру мәгълүматларына караганда, «Казан һәм Новосибирскины читтән торып эшләүче хезмәткәрләрнең 43 проценты карьера үсеше өчен иң яхшы мегаполис дип атаган». Мәскәү – читтән торып карьера өчен иң яхшы шәһәр, дип ышана дистанцион рәвештә эшләүче башкала халкының 51проценты.

Санкт-Петербургта яшәүчеләрнең 40 проценты, Екатеринбургтагыларның 29 проценты һәм Түбән Новгород һәм Ростов-Донда яшәүчеләрнең 25 проценты үз шәһәрләрен читтән торып эшләүдә карьера өчен яраклы дип тапкан.

Сораштырылучыларның нибары 9 һәм 8 проценты Чиләбе һәм Омскида читтән торып эшләп карьерага өметләре шикле булуын белдергән.

Тикшеренүдә читтән торып эшләүче Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан 18 яшьтән узган икътисади актив халыкның 700 вәкиле һәм миллионлы башка шәһәрләрдән 300 респондент катнашкан.