Чирмешәндә көрәшче Ильяс Галимовка багышланган күргәзмә ачылды

Мәкерле чир көрәшчене якты дөньядан алып китте, аның вафатына - биш ай.

(Чирмешән, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәндә 2 ноябрьдә, Ильяс Галимовның туган көнендә, якыннары һәм татарча көрәш белән шөгыльләнүче малайлар мемориаль үзәктә җыелды. Биредә танылган көрәшче, көрәш буенча дөнья чемпионына багышланган күргәзмә эшли башлады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Кешенең тормыш юлын еллар белән санамыйлар, ә башкарган эшләре белән, Ильяс кыска гына гомерендә дә зур эз калдырды, йолдыз кебек атылды. Ул безнең хәтердә мәңгегә калыр, дип башлады үзенең чыгышын район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова.

Ильяс Галимов спорт карьерасында татарча көрәш буенча 8 тапкыр — Россия, күп мәртәбәләр республика чемпионы була. Ул шул кыска гына гомерендә баш батыр калып, 49 автомобиль откан.

Күргәзмәдә батырның фотоларын, грамоталарын, Рәхмәт хатларын, шәхси әйберләрен дә күрергә була. Чарага килгән якыннары аларның һәрберсен игътибар белән карадылар, хатирәләр яңарттылар, аның рәсеме алдына кәнәфер чәчәкләре куйдылар.

Кемгә — бала, кемгә — әти, кемгә — ир, кемгә — абый, кемгә — эне — барысының да мәрхүм турында сөйлисе сүзләре, истәлекләре бик күп.

Чарада катнашкан хатыны Алсу һәм кызлары Иллария белән Илзирә әтиләрен сагынып искә алдылар. «Бәйрәм саен туганнарны бергә җыярга, бәйрәм оештырырга тырышты. Кызларын бик яратты. Планнарыбыз зурдан иде әле, йорт төзергә, кызлар янына тагын бер бала алып кайту турында да хыялланды. Тик насыйп булмаган шул, менә бүген 44 яшьлек туган көнендә аны искә алырга җыелдык», — дип сөйләде хатыны.

Ильяска багышланган күргәзмә мемориаль үзәктә киләсе елның гыйнварына кадәр эшли. Аңа багышланган бу күргәзмә соңгысы булмас, алар республика күләмендә дә оештырылыр, дип өметләнәләр музей хезмәткәрләре.