Апас районында уенчыклар бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Районның үзәк китапханәсендә иганәчеләр ярдәмендә узган бәйгегә 64 укучыдан 72 уенчык килгән.

(Апас, 3 ноябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районында «Үз кулларың белән уенчык: балалардан балаларга» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды. Районның үзәк китапханәсендә иганәчеләр ярдәмендә узган бәйгегә 64 укучыдан 72 уенчык килгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйге ТАССРның 100 еллыгы, Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, 3 ноябрь — сәнгать төне акциясе кысаларында һәм «Сәнгать берләштерә» девизы астында оештырылды.

«Укучылар буш вакытларын файдалы уздырды һәм изге эшкә багышлады. Әлеге уенчыклар тиздән иганәчеләр тарафыннан балалар йортларына тапшырылачак», — диде китапханә мөдире Гөлчәчәк Ахманова белдерде. 

Иганәчеләр Зөфәр Ибраһимов, Шамил Галәтдинов, Алмаз Гыйсмәтуллин, Илшат Салихов үзләре үк иң уңышлы уенчыкларны сайлап алуда да катнашты. Тиздән 20 укучы акчалата бүләкләр алачак. 

«Балаларны сөендерү саваплырак дип санадык. Шуңа күрә, кулдан эшләнгән уенчыклар бәйгесе уздырырга булдык. Нинди генә уенчыклар ясамаганнар! Аларга балаларның күңел җылысы салынган», — диде Зөфәр Ибраһимов.